Кугеевская сельская библиотека - филиал № 27

Сабан туе- хезмэт туе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Без уткэннэрне онытырга тиеш тугел:бай һәм тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын,рәсем сәнгатен,әдәбиятен , горыф- гадәт, йолаларын .Милли культура , безнең әти-әни кебек ,бала күңелендә аерып алмаслык бер кисәк булсын иде.
Көннең үзгәреп торуына да карамастан бәйрәм бик матур узды. Мәйдан уртасында батырлар көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Бертуктаусыз музыка яңгырады, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде, аркан тартышу, капчык киеп йэгеру, этэч артыннан куу, таяк тартып көч сынашулар һәм тагын бик куп татар халык уеннары уйналды .

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез