Бакрчинская сельская библиотека - филиал № 11

Балачак кая илтә?

,, Төп максатыбыз- татар баласын шәфкатьле, гадел, намуслы, эшчән итеп тәрбияләү. Ул туган телен, туган халкын, туган җирен хөрмәт итүче, үз тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, яхшы белүче, башка халыкларга да ихтирамлы татар баласы булырга тиеш... "
Роберт Миңнуллин.
Балаларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 1августта 75 ел булды. Шул уңайдан балалар белән бүген,, Балачак кая илтә?" дип исемләп, шигъри алан оештырдык. Балалар теле белән язылган шигырьләрен укып, шагыйрьнең китапларына күзәтү ясадык.