Бакрчинская сельская библиотека - филиал № 11

Китап докторлары

Кадерлә син китапны!
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!(Х. Шабанов)
Кешеләр кебек китаплар да,, авырый", шуна курә аларны да вакытында
дәваларга кирәк. Менә китап яратучы кечкенә дусларыбыз -,, китап докторлары" белән әзрәк балалар китапларына ярыша-ярыша реставрация ясадык әле. Эш барышында китапларга карата сакчыл караш булдыру, китап уку кагыйдәләрен дэ искә төшереп үттек.