Нурлатская сельская библиотека - филиал № 8

"Бәхеткә юл кайдан?"

17 август көнне Мулла Иле мәдәният йортында, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Роза Хамидуллина чакыруы буенча, язучы Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга кайтты. «Бәхеткә юл кайдан?» дип исемләнгән очрашуны китап укучылар көтеп алды. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде.