"Театр яктылыкка, нурга илтә"
3 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йорты халык театры артистлары Гамир Насыйриның «Яшел эшләпә» исемле комедиясен сәхнәләштерде. Шәтке авылы мәдәният йорты сәхнәсендә соңгы елларда эшләнгән уңышлы иҗат җимешләрен санап китсәң, шактый зур урын алыр иде. Артистларга кытлык булмаганлыктан, театр коллективы гел яхшы формада һәм үсештә. Һичшиксез, ул киләчәктә дә авылдашларын үзенең иҗаты белән сөендереп торачак. Эш көннәрендә – эштән соң, ял көннәрендә – гаиләләреннән аерылып репетицияләргә килгән, шәхси вакытларын сарыф иткән артистлар – күңелләренә иҗат чаткысы балачактан салынган кешеләр. Һәр яңа спектакль – өр-яңа тормыш кебек, һәм шушы ике-өч сәгать гомерне тамашачы күңелендә калырлык итеп яшәргә кирәк. Рольләрне өйрәнү, аны тормышчан итеп уйнау – бик зур хезмәт, әлбәттә.