Субашская сельская библиотека - филиал № 16

"Җырланмаган җырым" әдәби кичэ

15 январь көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Татарстаннын халык артисткасы, авылдашыбыз Анастасия Васильева (Нәфисә Василова)ның 80 яшьлек юбилее уңаеннан,  "Җырланмаган җырым" дип исемләнгэн әдәби кичэ уздырылды. Кичәдә Н. Василова репертуарындагы жырлар янгырады, анын туганнары белән авылда туып үскән, яшәгән вакыттагы хатирәләре янартылды. Җырчыбызга куелган күргәзмә белән таныштылар. Нәфисә Василовага багышлап альбом эшәнеп куелды. Кичэ бик куңелле һәм дә җылы эчтәлекле төстә үтте. Әдәби кичэбез чәй табыны артында дәвам итте.