Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”

21 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханә хезмәткәрләре Иске Җөри урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган  «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип исемләнгән әдәби сәгать  үткәределәр.   Әлеге чарада 5 класс укучылары катнашты. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”  командасына бүленеп “Уйла һәм әйт”, “Дөрес җавапны тап”, “Мәкаль сүзнең җаны”, “Әйе-юк”, “Сүз баганалары”, “Тапкырларга табышмак уеннарында катнаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар, “Җырдай моңлы-туган телем” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге чараныӊ максаты:  укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү иде.