Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Әйдә, китап укыйбыз!”

Яшьләр арасында бүгенге көндә китап һәм укуны пропагандалау барлык китапханәләр өчен актуаль бурыч булып тора. Белем алуның иң яхшы юлы – китап уку. Китап яхшыны – яманнан, акны – карадан, аерырга, дөньяны танып белергә өйрәтә. Нинди зур бәхет бит ул, сау –сәламәт булып үз кулларыңа китап тотып укый алу. Кеше “белем иле” дигән зур дөньяга – бер генә юл – бары тик китап уку аша гына керә ала. Китап - тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. 2 июль көнне Сауш авыл китапханәсендә китапханәче «Яшьләр һәм китап» темасына әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында яшүсмерләр белән иң популяр булган китаплар турында сөйләшеп, үзләренең яраткан әсәрләре турында фикер алыштылар. Кичәдә катнашучылар классик, фантастик һәм детектив әсәрләрне яратып укуларын әйттеләр.   Викторина сорауларына актив җавап бирделәр. “Әйдә, китап укыйбыз!” дигән темага китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалып, алып укырга тәкъдим ителде.