Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә белә сине”

Һәр төбәкнең, авылның горурланып искә алырлык күренекле кешеләре була. Безнең Теләче районы Казаклар авылы өчен андый шәхес - Равиль Үтәбай Кәрими. Август аенда якташыбыз, күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист - Равил Үтәбай - Кәриминең тууына 89 ел тулды. Шул уңайдан 31 август көнне “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә белә сине” дип исемләнгән чара булып үтте. Балаларга аның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде, шулай ук алар аның шәхси әйберләре, язмалары белән таныштылар. Чара барышында “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.