Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Кече Ватанны белүчеләр

Туган якны өйрәнү – күп вакыт һәм көч таләп итә торган хезмәт. Туган яны өйрәнү тематикасына кызыксыну һәрвакыт булачак, чөнки “кеше икмәк белән генә яшәми”. Ул шулай ук вакыйгалар һәм традицияләр, мирас һәм ата-бабалар истәлеге белән өзелмәс бәйләнештә яши. Туган якка мәхәббәт, аның тарихын белү – бөтен җәмгыятьнең рухи мәдәнияте нигезе.

1 март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Пушкин картасы проекты кысаларында, туган ягыбызның шәхесләрен барлап, искә алу максатыннан әдәби чара үткәрелде. Авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. якташ язучыбыз Рашат Низамиевның туган көне уңаеннан язучының тормыш юлы белән таныштырды, әсәрләре һәм шигырьләреннән төрле биремнәр әзерләде. Шушы биремнәргә дөрес һәм тиз җавап биргән кешегә истәлекле бүләк тапшырды.