Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Иң зур бәхет - балачак!

1июнь, гадәттәгечә , һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балалар өчен  ул һәрвакыт күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт. Балалар тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен, бу көнне Олы Мишә урта мәктәбе базасында “Ак каен” көндезге җәйге лагерь  үз эшен башлап җибәрде. Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. лагерьга йөрүче балалар белән “Иң зур бәхет – балачак!” исемле күңел ачу кичәсе үткәрде. Балалар өчен стадионда төрле спорт ярышлары, кызыклы уеннар оештырылды.  Китапларга күзәтү үткәрелде.