Абдинская сельская библиотека - филиал № 1

Познавательная игра с детьми «Твои соседи по планете»

4 октября отмечается Всемирный День защиты животных, который призван обратить внимание человечества на проблемы других обитателей планеты. 5 октября в Абдинской сельской библиотеке прошла познавательная игра с детьми «Твои соседи по планете», в ходе которой ребята ответили на вопросы викторины, сложили пазлы из букв «Сказочные животные». Вниманию читателей была представлена книжная выставка «Заповеди природы», состоящая из произведений В. Бианки, В. Чаплиной, Е. Чарушина и других писателей, которые радуют уже не одно поколение маленьких читателей, учат любить волшебный мир зверей и птиц. Но наибольший интерес у ребят вызвал рассказ о памятниках животным-героям.

4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннар яклау көне билгеләп үтелә. Ул кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән. Хайваннар – дусларыбыз һәм коткаручыларыбыз. Әйтик, җитәкләп йөртүче этләр кешеләрне тауларда коткара, мәчеләр уңай энергия бирә һәм хәтта тәннең авырткан өлешләрен дә «дәвалый». Боларны истә тотып Әбде авыл китапханәсендә балалар белән «Твои соседи по планете» дигән танып белү уены узды. Укучылар игътибарына «Заповеди природы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда В.Бианка, В.Чаплина, Е. Чарушинның һәм башка язучыларның әсәрләре урын алды. Алар укучыларны җәнлекләр һәм кошларның тылсымлы дөньясын яратырга өйрәтә. Китапханәче герой-хайваннарга куелган һәйкәлләр турында сөйләде һәм бу укучыларда зур кызыксыну уятты.