Узякская сельская библиотека - филиал № 18

,,Грамоталы булу - бик мөһим"

8 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә  Халыкара грамоталылык көненә багышланган ,,Грамоталы булу - бик мөһим" дигән акция үтте.
       Балалар конкурс-уен программасында бик теләп катнаштылар. Акциядә катнашучылар төрле  сүзлекләрне  ничек куллану турында искә төшерделәр. Китапханәче укучыларга яңа белемнәр алырга ярдәм итүче сүзлекләр белән дус булырга киңәш итте.     Балалар  уку һәм грамоталылык турында әйтемнәр һәм мәкальләрне искә төшерделәр,  ,,Үз грамоталылыгыңны  тикшер" дигән темага сорауларга җавап бирделәр, рус орфографиясе һәм пунктуациясе буенча белемнәрен тикшерделәр. Сораулар кайвакыт катлаулы, ләкин бик кызыклы булып күренде.Чара ахырында катнашучыларга рус теле кагыйдәләре язылган китап кыстыргычы бирелде.