Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

“Карга боткасы”

  Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан 30 март көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырдылар.

Көн белән төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратылып кабул ителгән. Чара барышында балалар татар халкының милли уеннарын уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң тәмле “карга боткасы” һәм коймак белән сыйландылар.