«Ягез әле әниләр»
Җылы кояш нурларына төренеп март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан 7 март конне Максабаш авылы мэдэният йортында «Ягез әле әниләр» дип исемләнгән чара уздырылды. Чара күңелле уеннар, котлаулар, матур җыр-биюләр белән үрелеп барды.