Большенырсинская сельская библиотека - филиал № 8

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар.Шул уңайдан Олы Нырсы авылында да 2-3 июнь көннәрендә авыл халкыннан сөлге җыю оештырылды.Авылыбызның ир –егетләре гармунга кушылып милли , татар җырларын башкарып авылга бәйрәм рухы өстәделәр.