Янасальская сельская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/4221775X-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422832, РТ, Камско-Устьинский р-н, д..Янга Салы, ул.Центральная, д.1

Гаҗәеп Маршак

Яңасала авылы китапханәсе балаларга  "Гаҗәеп Маршак" әдәби сәгать үткәрде. Чара башында язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Китапханәче сөйләгәннәрдән алар Самуил Яковлевич Маршакның балалар өчен бик күп яхшылыклар эшләве турында белде. Ул балалар өчен театрлар, остаханәләр булдыра, ятимнәргә булыша. Маршакның барлык әсәрләре нечкә юмор, елмаю, кешеләргә хезмәтләре, мәрхәмәтлелекләре, тормышны яратулары өчен рәхмәт хисләре белән тулы. Чара азагында балалар китап күргәзмәсендә урнашкан С.Маршак китаплары белән танышты.