Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?"

 "Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?"җырының авторы Нәсимә Абзалова,хакыйкатьнең өскә чыгуын-җырның сүзләрен ул язган икәнлеген тануларын,беләсезме,өметен өзмичә күпме көтә?Гомер буе дисәң дә ярый."Шигырьне генә түгел,йөрәк түреннән чыккан иң кадерле сүзләрне,хисләремне урлаганнар кебек хис итә идем үземне",-ди ул.Авылдашыбыз Нәсимә Абзалованың гаҗәп матур әлеге шигыре кемгә багышланган-бу хакта "Сөембикә"журналның февраль санында "Бер җыр тарихы" сәхифәсеннән укыгыз.