"Кызлы йорт-нурлы йорт"
Мәдәният йортында "Кызлы йорт-нурлы йорт" дигән исем астында әниләр һәм бәбиләр бәйрәме уздырылды.Чараның төп сәбәпчеләре -2019 елда туучы алты кыз бала : Зинира,Таңсылу,Зәйнәп,Язгөлем,Әминә,Назлыгөл иде.Бәйрәмне күркәмләп "дәү әни киңәшләре" белән әбиләрдә кунакка килде.Алар яшь әниләргә кыз балаларны үстерү һәм тәрбияләү буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр.