Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Хаҗ-ул гыйбадәт.

 4 октябрь көнне Кошман мәдәният йортында дини чара үткәрелде.Вәгазь кичәсенең сәбәпчеләре хаҗда булучы авылдашларыбыз: хаҗи Раил Кәбир улы һәм хаҗия Гүзәл Фәрит кызы иде. Кичәнең беренче өлешендә Кайбыч мөхтәсибе  Дамир хәзрәт Гыйниятуллин хаҗ турында вәгазь сөйләде.Хаҗиләр  изге җирләр белән таныштырып, сәфәрдә алган тәэсирләре,анда күргәннәре,кичерешләре турында әнгәмә алып бардылар.Раил абый күп кенә сорауларга җавап бирде.Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим хәзрәт хаҗиларның хаҗлары кабул булсын дип дога кылып кичәне тәмамлады. Вәгазь һәм очрашу вакытында бик күп мәгълүмат алынды.