26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел. Шул уңайдан Арыслан мәктәбендә татар теле укытучысы Ногманова А.Г. “Г.Тукай – татар халык шәхесе” дип исемләнгән кичә үткәрде. Балалар презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр, “Туган тел”җырын башкардылар. Шулай ук кичәдә Салтыйган китапханәчесе Камалова Г.Г.дә катнашты. Кичә ахырында китаплар, рәсемнәр кургәзмәсе оештырылды.