Районная детская библиотека

"Солдат альбомы"

Әфган... Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, -  дигән борынгы бабаларыбыз.

Безнең җирлектән дә ир-егетләребезгә  Әфган илен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч.

Әфган сугышының дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәсендә татыган егетебез Асадуллин Радык Равил улы. Ул 1968 елның 10 февраленда ТАССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. 1987 елны Төзелеш техникумын тәмамлап “Техник-төзүче” белгече дипломын ала. Укуын тәмалауга  “СССР КГБ чик буе гаскәрләре” армия сафларына алына. Польша белән чиктәш Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Сержант составы мәктәбендә "Прожектор станциясе башлыгы" вазифасына алты ай белем алгач, 1987 елның октябрендә Әфганстан Республикасына мото-маневр группасына җибәрелә. Аларның  төп бурычлары булып хәрби объектларда азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары булган хәрби колонналарны озата бару һәм саклау торган. Әфганстан республикасында Интернациональ бурычны үтәгәндә төрле хәрби операцияләрдә катнашырга туры килә Радык Равил улына.

Әфганстанда хезмәт иткән вакытта “СССР хәрби көчләренең 70 еллыгы","Сугышчы интернационалистка Рәхмәтле Әфган халкы исеменнән" медальләре, кул сәгате, шулай ук "I-II нче дәрәҗә ЧС отличнигы", "Өлкән чик сакчысы" билгеләре һәм төрле мактаулы грамоталар белән бүләкләнгән.

1989 елда Радык Равил улы үз районына исән-имин әйләнеп кайта. Бүгенге көндә ул ЭПУ “Буинскгаз” Чүпрәле районы эксплуатацияләү үзәгендә диспетчер хезмәтен башкара.

Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

#солдатальбомы

#tatarcongress

tatarlar_kongress