Туган телем - иркә гөлем

Балалар бакчасында һәм мәктәптә Халыкара туган тел көненә карата "Туган телем - иркә гөлем" дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр укыдык, "Мәкальләр чылбыры", "Башваткыч" һәм татар халык уены "Түбәтәй" уенын уйнадык.