“Операция Мегабайт» исем астында уен-викторина

11февраль  көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Операция Мегабайт»  исем астында уен-викторина үткәрелде. Балаларга үзләренең персональ компьютер белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде. Ярышларда ике команда - «Apple» һәм «Microsoft»катнашты. Балалар эшне белеп викторина сорауларына җавап бирделәр, компьютерлар турында табышмаклар, кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр, киләчәк компьютерын уйлап таптылар. Уен ахырында компетентлы жюри нәтиҗәләр чыгарды. «Microsoft» командасы җиңде, әмма призлар белән ике команда да бүләкләнде.