Әдәби сәгать "Иң татлы тел - туган тел"

Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа!
Туган тел һәркем өчен дә газиз бу сүз.Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
"Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм мәктәп укучылары белән Халыкара туган тел көненә багышланган ""Иң татлы тел - туган тел" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, "Мәкальләр чылбыры", "Табышмак әйтәм - җавап тап!" уеннары уйнадылар. Бәйрәмебезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.