"Китапханә-могҗизалар иле "

 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китапханә-могҗизалар иле " дип аталган экскурсия оештырдык. Китап укучылар китапханәгә сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, китаптан куллану кагыйдәләрен ныгыту, китапларны дәваларга өйрәтү, китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чакырылды. Китаплар илендә балалар
1.Әкиятләр тукталышы
2.Төсләр тукталышы
3.Китаплар хастаханәсе
4. Китапларны күп укучылар тукталышына туктадылар.
Балалар китап укып, күп нәрсәләргә өйрәнергә була дигән фикердә калдылар.
Сәяхәтебезне М. Хәсәновның "Китап" дигән шигыре белән тәмамладык.