1 июнь - Балаларны яклау көне

1 июнь - Балаларны яклау көне унаеннан, клуб хезмәткәре белән берлектә балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Балаларны бәйрәм белән котладык, татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уеннары белән таныштык.  Капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, чүлмәк вату, аркан тартышу, кашыкка йомырка салып йөгерү - сабантуй уеннарының ниндиен генә уйнамадык!
Асфальтка төсле рәсемнәр ясау конкурсы да оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларның киләчәге матур булсын!