Подлесношенталинская сельская библиотека - филиал № 20

"Әдәби мирас" Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты белән танышу

 Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Гамил Афзал − татар поэзиясенең мактанычы, горурлыгы, иң абруйлы шагыйрьләребезнең берсе.  Гамил Афзалның шигырьләрен китапханәгә йөрүчеләр бик яратып укый. Шагыйрь халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле, шаян юморы, үткен кылычлы иҗтимагый сатирасы белән танылды. Бүгенге кичәдә дә аның шигырьләрен бик яратып укыдык, ә кайберләрен сәхнәләштереп күрсәтү кичәбезне тагы да җанландырып җибәрде