Подлесношенталинская сельская библиотека - филиал № 20

" Бергәләп кич утыру" йола бәйрәме

Авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  фольклор кичәсе " Бергәләп кич утыру" йола бәйрәме үткәрде,  онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару,халыкка җиткерү максатын куйдык Кичәгә килүчеләрне татар халык иҗаты китап күргәзмәсе белән таныштырдык,халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләдек. Кичәдә кул эшләре белән генә чикләнмичә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Урын алып калыш”, “Күпер чыгыш”,”Сигезле” һ.б. уеннар уйналды,татар халык җырлары җырланды.