Центральная детская библиотека

Башладык, Китапстан! (Республика Китап марафоны)

"Китапстан" - башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге Китап марафоны. Бу марафонда катнашучы һәркем үзенә ошаган китапны  укып, алга таба бара торган юл күрсәтүче карта алачак.

Ә бүгенге кунаклар «Китапстан» марафонын беренчеләре булдылар, алар матур һәм гадәти булмаган юл күрсәткечләрен алдылар. Күз алдыгызга китерегез, «берьюлы ике куянны тотып була»- кызыклы китаплар укып һәм моның өчен бүләкләр алырга да мөмкин!

Бәйрәмдә балалар күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр, истәлекле бүләкләр һәм җәй буена җитәрлек уңай заряд алдылар.

Барлык яшь укучыларыбызны "Китапстан" марафонына кушылырга чакырабыз!