Центральная детская библиотека

"Әби-бабайлар өчен бүләк" (мастер-класс)

7 октябрь көнне - Өлкәннәр декадасы кысаларында “Президент грантлары Фонды ярдәме белән балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән "Әби-бабайлар өчен бүләк" дигән мастер-класс уздырылды. Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабайлар өчен җылы теләкләр язылган матур открыткалар әзерләнде. Аларны мөмкинлекләре чикле балалар ясадылар. Билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз куллары белән ясалган бүләк. Открыткалар матур, оригиналь булып чыкты. Балалар бик канәгать калдылар! Чын йөрәктән ясалган карточкаларыбыз әби-бабайларга ошар дип ышанабыз!

Афәрин!