Центральная детская библиотека

“Яшь китап укучыларыбыз" (бәйрәмнең 3 нче көне)

Яшь китап укучыларыбыз балалар китапханәсенең укучылар сафын тулыландыруны дәвам итәләр, димәк, китапларның тагын да күбрәк дуслары барлыкка киләчәк дигән сүз!

Арчаның 1нче урта номерлы мәктәбенең 1"Б" сыйныф укучылары өчен бүгенге көн бәйрәм рухында дәвам итте. Балалар яраткан әкият геройлары белән генә очрашып калмадылар, китапханә белән дә таныштылар, уйнадылар, биеделәр, китап укучының антын бирделәр һәм гомумән, вакытны бик яхшы үткәрделәр.

Без "Яшь китап укучыларыбыз" ны балалар китапханәсе укучыларының күп санлы гаиләсенә керүләре белән котлыйбыз! Тиздән очрашуларга кадәр балалар!