Центральная детская библиотека

Китап кинога әйләнә ( А. Гайдар хикәясе буенча төшерелгән "Чук и Гек" фильмын күрсәтү)

Бу атнада Арчаның 5нче гимназиясенең 2нче һәм 3нче сыйныф укучылары "Чук һәм Гек" фильмын карарга чакырылды.  "Чук һәм Гек " — Аркадий Гайдарның шул ук исемдәге хикәясе мотивлары буенча төшерелгән совет  фильмы. Яшь мәскәүлеләрнең - җиде яшьлек Чук һәм алты яшьлек Гек - әниләре белән ерак геологик экспедициядә булган әтиләре янына барулары һәм аларның кырыс кыш һәм төрле кыенлыкларга каршы ничек көрәшүләре турында дулкынландыргыч хикәя.