Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Балалар әдәбиятының дәү әнисе"

Балалар шагыйре һәм язучы Әминә Бикчәнтәеваның юбилей датасы уңаеннан, Зур Бирәзә  авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә  "Балалар әдәбиятының дәү әнисе" исемле укучылар бәйгесе уздырылды. Чараның беренче өлешендә китапханәче балаларны шагыйрә иҗаты белән таныштырды. Әминә Бикчәнтәева иҗатына багышланган китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды.. Ә чараның икенче өлешендә балалар юбиляр-авторның шигырьләрен яттан укыдылар, аның шигырьләре нәрсәгә өйрәтәләр дигән сорауга җавап бирделәр. Китапханәче һәм башлангыч мәктәп укытучылары конкурска йомгак ясадылар.