Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Балаларга сугыш турында укыйбыз

Бөек Җиңү көне алдыннан, 12 май көнне китапханәдә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” темасы буенча акция үткәрелде. Самара китапханәсе оештырган әлеге  акциядә китапханә  дүртенче ел  рәттән катнаша. Акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар М.Зощенко, Л.Кассиль, Ф.Кәрим, М. Җәлил әсәрләре белән таныштылар. Китапханәче сугыш  вакытында фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең авыр тормышы турында сөйләде, сугыш турында җырлар тыңладылар. Сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.