Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Муса Җәлил –халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы!"

15 нче февраль  көнне китапханәдә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган "Муса Җәлил –халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы!" дип исемләнгән поэтик кичә-реквием үткәрелде. Слайд-презентация ярдәмендә балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән иҗаты белән таныштылар. Балалар “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерделәр, “Моабит дәфтәрләре” китабыннан шигырьләр укыдылар,  кайберләрен яттан сөйләделәр.  Китапханәче  “Җыры белән җиңде дошманны” китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.