Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кыш бабайның капчыгында ниләр бар икән?"

         7 январь көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, балалар өчен "Кыш бабайның капчыгында ниләр бар икән"- дигән яңа ел маҗарасы узды. Балалар костюмнар әзерләп киенеп килгәннәр иде. Иң беренче узып баручы куян, тигр килде. Яңа елны аҗдаһага тапшырдылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Китапханәче викторина сораулары әзерләгән иде. Балалар викторина сорауларына җавап таптылар, кыш турында табышмаклар чиштеләр. Ахырдан балалар Кыш бабайдан бүләкләр алып, сөенешеп таралыштылар.