Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Аклы татар сөлгесе - керсез җанның көзгесе!" Фольклор кичә.

     Борынгыдан килгән йолаларыбыз  инде онытыла, юкка чыга дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.Әбиләребез сандыкларында милли кием хәзинәләре әле дә шактый. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Шул максат белән авылыбызда укучыларга белем биргән, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган Гөлфия апа Зәйнуллина Габдрахман кызын кичәгә чакырдык. Ул сөлге турында бик матур, яхшы итеп сөйләде. Сөлгенең кайларда кулланылуын, нинди сөлгеләр булуын, сөлге чигү серләре белән таныштырды. Китапханәче Нурзия Сергееваның "Тылсымлы бизәк"китабындагы сөлге чигү орноменты белән таныштырды.

               Ни генә дисәңдә, гасырлар буе безнең ата - бабаларыбызның тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгы онытыла күрмәсен.Борынгы чигүләрнең гаҗәеп бизәкләре сандык төпләреннән табылып, осталарыбыз кулы белән өр- яңа җирлеккә төшсен, аларның матур хезмәтләренә карап күзләр куансын, күңелләр юансын иде.