Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Р.Зәйдулла-күпкырлы шәхес!

Ркаил Зәйдулла - мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 23нче январь көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә язучының иҗатына кагылышлы әдәбият сәгате булып узды.Анда 8-9нчы класс укучылары катнашты.Язучының китапларыннан күргәзмә тезеп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.Укучылар белән язучының әсәрләре буенча сөйләшү алып барылды, балалар өчен чыккан яна китабына анализ ясалды.