Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Р.Корбан-балаларның яраткан язучысы!

   Татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанга 1 январьда  65 яшь тулды. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла.6нчы январь көнне, Ашытбаш авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышлап  "Р.Корбан- балаларның яраткан язучысы!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган “Тимерле чәй”, “Куркуын җиңгән куян”,"Рафис Корбан шигырьләре", «Куда уходит ночь?» исемле иң күләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.