Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Убырлы һәм Шүрәле маҗаралары”.

24нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангыч класс укучылары өчен күңелле тамаша үткәрде.Чара театральләшкән өлеш белән башланып китте.Аннан укучылар 2 командага бүленеп көч сынашты.Кыш турында әкиятләр, шигырьләр, җырлар искә төшерелде.Төрле уеннарда катнашып балаларның җитезлекләре, осталыклары сыналды.