Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!”

Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан башлангыч класс укучылары белән танып-белү сәгате үткәрде. Укучыларга Ю.Гагаринның тормышы, эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.Космонавтика буенча китаплар тәкъдим ителде.Чара ахырында укучылар ракеталар ясадылар һәм аларга үзләре исемнәр куштылар.Ахырдан истәлеккә фотога төштеләр.