Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Көзләрнең дә була үз яме!" музыкаль-тематик кичә.

1нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында 2019нчы ел- Татарстанда эшче һөнәрләр елы, Россиядә – театр елы, 4ноябрь- халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тематик кичә үткәрелде.Анда мәктәп укучылары,студентлар һәм  авылыбызда эшләргә калган яшь механизаторлар, шоферлар катнашты.Авылыбыз һөнәрчеләренә багышлап бай эчтәлекле презентация ясап куелды һәм ул кичә барышында тамашачыларга тәкъдим ителде.Чарабызда һөнәрчелек буенча шигырьләр яңгырады.Г.Абдуллаҗанова җитәкләгән  укучылар бию төркеме  кичәне тагын да ямьлерәк итте.Театр елы уңаеннан, Ф.Садриевның “Сиңа гына әйтәм” исемле спектакленнән өзек тәкъдим ителде.Кичә бик күңелле үтте.