Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Р.Бәшәр-балаларның яраткан язучысы" (әдәбият сәгате)

Балаларның яраткан язучысы Р.Бәшәргә 7нче октябрь көнне 70 яшь тулды.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә язучының тормышы һәм иҗатына багышланган чара үтте.Анда 6нчы класс укучылары чакырылган иде.Укучылар Р.Бәшәрнең китапларыннан тезелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Аннан язучының кыскача биографиясе турында мәгълүмат алдылар.Р.Бәшәрнең “Былбыл оясы” исемле китабыннан өзекләр, “Сандугачлы бишек”, “Ай кызының зәңгәр чиләге” китапларыннан шигырьләрен  укыдылар.Укучылар, язучының  әсәрләрен укып,  теләктәшлек, ярдәмчеллек, хөрмәт кебек сыйфатларга ия булалар, сагыну, сагыш кебек хисләргә дә бирелеп алалар.