Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Рәхмәт,әнкәй сиңа»

      Безнең яраткан, бердәнбер әниләр өчен Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә Әниләр көненә багышланган тематик кичә узды. Без бу чараны онытылмаслык һәм кызыклы итәргә тырыштык. Чарада авылыбызның әниләре һәм «Ак калфак " клубы әгъзалары катнашты. Чара дәвамында безнең сөйкемле әниләр турында иң игелекле, назлы сүзләр яңгырады.Чарада катнашучылар кызыклы конкурсларда, уеннарда катнаштылар,шулай ук яңа китаплар, журналларның яңа номерлары белән таныша алдылар.Укучылар үз хатирәләре белән уртаклаштылар.Иң ошаган мәкаләләр турында фикер алыштылар.