Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бездә бөек яшь йөрәк”

      Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Хәрби операциядә катнашып бүгенге көндә ялга кайткан егетләребезнең әниләре белән очрашу булып үтте.Очрашуда егетләребезнең әниләре Гөлнур апай Таҗетдинова,Гөлназ Сәләхиева,Нурания Габдрахманова,Яңа Кишет мәктәбенең югары класс укучылары,юнармеецлар,укытучылар катнашты.Очрашуны авыл китапханәсе һәм клубы оештырды.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Кичә патриотик рухтагы шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Әниләребез дә үзләренең кичерешләре,теләкләре белән уртаклаштылар.Кичәбез бик матур үтте.Аллаһ Тәгалә ил-көннәребезгә тынычлык насыйп итсә иде!