Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

"Җиләкле тау битендә"

   Яңа Кишет “Ак калфак “оешмасы,Иске Кишет,Кышкар,Симетбаш авыл китапханәләре,клуб,мәдәният йортлары,Яңа Кишет авыл җирлеге, Арча

”Ак калфак”оешмасы,Хәсәншәех,Кырлай авыл китапханәләре белән берлектә фольклор күренешле,җиләк җыюлы хәйрия акциясе оештырды.Бу эшне оештыруда башлап йөрүче Яңа Кишет авыл китапханәсе мөдире Надия Йосыпова булды.Масса-чара Арча “Ак калфак”оешмасыннан килгән кунакларны каршылау белән башланып китте.Аннан соң күмәк уеннар,табышмаклар,тизәйткечләр дә кертелеп төзелгән фольклор күренеш булды.Иске Кишет китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова дару үләннәре турында мәгълүмат биреп китте.Тамак кипкәч мәтрүшкәле,җиләкле тәмле чәй эчеп алганнан соң кып-кызыл мәмрәп пешкән җир җиләкләре җыйдык.Җыелган җиләкләрне Арча “Ак калфак”оешмасы өлкәннәр йортына тапшырып изге эш кылды.Борынгылар белми әйтмәгән изге эш ,җирдә ятмас.Ярдәмгә мохтаҗларның догалары белән безнең эшләребез гел уңышлы булыр.