Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яңгыра,көмеш кыңгырау”

Иске Кишет авылы балалары Яңа Кишет тугызъеллык мәктәбендә белем ала.Мәктәптә 50 укучы.Беренче сыйныфка быел 6 укучы бала кабул ителде. Белем бәйрәмен изге дога белән Кәримов Радик абый башлап җибәрде.Балаларга изге теләкләр теләде.Бәйрәмдә җирлектәге җитәкчеләр,”Таттелеком”хезмәткәрләре,ветеран укытучылар,авыл китапханәләре мөдирләре һ.б. катнаштылар.1нче сыйныфка керүчеләргә бик күп бүләкләр тапшырдылар.Кичә матур залда шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.