Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен" встреча с матерью участника СВО

Әниләр янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле, сулышлар киң. Әниләрнең куңеле киң, анда бары да - назы да, сабырлыгы да, куаныч-шатлыгы да, сагышы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә СВОдагы егетләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә куләмдә мөһим. Уллары өчен борчылып, сагышланып агарган чәчләре, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен алларында башыбызны иябез. Бу Әниләрне Аллаһ Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.
СВО дагы егетебез Фәниснең газиз әнисе Ахунова Гөлсинә апага шушы көннәрдә 70 яшь тулды. Юбилее уңаеннан без ЯңгаСала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре аның белән очрашып, Гөлсинә апага изге теләкләребезне юлладык, кечкенә генә буләгебезне тапшырдык.
Гөлсинә апайга саулык, сәламәтлек, сабырлык телибез.
Тиз араларда сугышлар бетеп, газиз балалар исән имин якыннары янына таза сау булып кайтулар насыйп булсын иде
Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен
Ходай кабул итсә иде теләкләрен.
Соңа калмый, йөгереп кайтып яннарына
Аңлаталсак иде безгә кирәкләрен...