Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" иҗади бәйге

Россиядә "Гаилә елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" исемле иҗади бәйге игълан итте.
21 нче март көнне бәйгебез Арча станциясендә урнашкан күпфункцияле үзәктә башланып китте. Бәйгедә 7 авылдан килгән гаиләләр үз гаиләләренә генә хас булганча балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү серләрен ачтылар.Безнең Яңасала авыл китапханәсе данын Әлфинә һәм Альберт Сайфуллиннар гаиләсе яклады. Алар "Китаплы гаилә" номинациясендә җиңү яулады.
Бәйгедә катнашкан һәр гаиләгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәр гаиләгә исәнлек-саулык, имин, матур, тыныч көннәр, ил- көннәребезгә тынычлыклар телибез. Китаптан аерылмагыз, ул сердәшчегез, иң якын киңәшчегез булсын!